Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Халкым җәүһәрләре

Яшь китап укучылар өчен китапханәдә музей почмагына экскурсия үткәрелде. Экскурсиянең максаты: балаларны мәдәни-тарихи мирас белән таныштыру, аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Барлык борынгы әйберләрне карап, балалар бик күп сораулар бирделәр. Аларны әйберләрнең тарихы да кызыксындырды, һәм алар белән кемнәр кулланган икән дигән сорау да туды. Балалар боларның барысы да кулларын «алтын»дип атарга мөмкин булган кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе, дигән уртак фикергә килделәр. Музейда балалар үзебезнең әби – бабаларыбызның хезмәт җимешләре, мәдәни традицияләре, мәдәнияты белән танышып. Үз халкы өчен горурлык  хисләре кичерә.