Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Китап уку – матур гадәт.(китапханә төне)

     Китапханәдә «Балаларыгыз өчен кызыклы 30 китап»  дип аталган күргәзмә – хобби төзеп куелды һәм аңа обзор уздырылды. Лекторий барышында ата - аналарга балаларны даими рәвештә китап укуга өйрәтүнең мөһимлеге  ассызыкланды, әти – әни үзе даими рәвештә китап укымаса, баланы да моңа өйрәтү бик авыр.

   Шулай ук катнашучылар анкета сорауларына җавап бирделәр. Әти - әниләр балаларга игътибарны күп бирсә дә, аның нинди китап укуы белән кызыксынмаулары ачыкланды. Соңыннан иҗади остаханәдә кәгазьдән эшләнмәләр ясарга өйрәндек.