Җаннарында кояш йөрткәннәргә, кичерә белгәннәргә мең рәхмәт...
Килгән кунакларга балалар һәм өлкәннәр хәзерләгән кул эшләре, тәмле ризыклар тәкъдим ителде.
Чарага килгән балалар белән авыр хәлдә калган кешеләргә булышу, изгелек кылу турында сөйләштек. Өлкәннәр үзләренең киңәшләрен бирде. Ярминкәдән җыелган 2000 сум акча Югары Пошалым авылында яшәүче балачактан инвалид 11 яшьлек Шакуров Ришатка тапшырылды.