Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сугыш урлаган балачак

Түгәрәк өстәл артында ике буын очрашуы булды: Бөек Ватан сугышы чоры балалары һәм бүгенге мәктәп укучылары очрашты. Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, ләкин аларның барысын да уртак фаҗига, югалту берләштерә. Кунаклар балалар белән үзләренең балалар хатирәләре белән уртаклаштылар. Безгә тылдагы хезмәт көннәре, өлкәннәр белән беррәттән, Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләгән, гаиләдә балаларны ач, ятим итмәс өчен бар көчен куйган әниләре, абый –апалары турында сөйләделәр. Әтисез, авырлык белән яшәгән еллардан истә калган истәлекләр белән уртаклаштылар. Узган очрашуда ишетелгән нәрсәләр эзсез узмаячак, балалар бу истәлекләрне үзләренең күңелләрендә саклар дип уйлыйбыз.. Чөнки без яшьләрне тәрбияләү турында хәзер кайгыртсак, киләчәгебез ышанычлы кулларда, дип ышанырга мөмкин. Мондый очрашулар патриотизм, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.