Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Һәр баланың хокукы бар

Китапханәче Бала хокуклары турында конвенциядә бәян ителгән төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштырды. Укучылар үзләренең белемнәрен, ситуацион биремнәрне үтәп тикшерделәр. Укучылар төрле хокукый ситуацияләрдә булып, һәр кешенең хокуклары барлыгын аңладылар, әмма алардан башка кешеләрнең хокуклары бозылмаган очракта гына файдаланырга була. Чара ахырында балалар законнарны белергә, Үз тормышыңны хөрмәт итәргә, җирдә яшәүнең асылын аңларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.