Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Балаларга сугыш турында укыйбыз!

Китапханә Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип аталган акциягә кушылды. Балаларга сугыш дәһшәтләре һәм сугыштан соңгы чор турында, аларның яшьтәшләре – бөтен илебез өчен авыр вакыт кичергән вакытта яшәгән яшь китап геройлары исеменнән сөйләнде. Кычкырып уку өчен татар язучысы Әмирхан Еникиның «Бала» хикәясе сайлап алынды. Хикәя укучыларда кешелеклелек, игелеклелек, күңел ныклыгы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлылык, тыныч тормыш кадерен белә белү, җирдә тормышның асылын аңлау кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Бүгенге тормышыбызда да авырлыклар булып торыр,  ләкин алар  сугыш чоры белән чагыштыра да торган түгел. Шуңа күрә авырлыкларны җиңә белергә кирәклеге турында ассызыкланды