Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичәдә балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Туган ил, туган тел, балалар  тормышы җанлы итеп тасвирланган  шигырьләр укылды. "Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап" дип исемләнгән викторина укучылар күңеленә хуш килде һәм алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Балаларда да бөек татар шагыйре габдулла Тукайның шигырьләрен бик теләп сөйләделәр.  Ә соңыннан татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын  бергәләп башкардык.