Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Белем алыйм дисәң ни чаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны

Апрель аенда китапханә 1 - 4 класс укучылары өчен «Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» дип аталган китап укучылар конкурсы игълан иткән иде. Балалар язучыларның әсәрләре, татар халык мәкальләрен белү, якташ язучыларыбызны белү, шулай иҗади бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән бу көннәрдә конкурска нәтиҗә ясалып, катнашучыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Һәрбер катнашучы һәм җиңүчеләр мактау кәгазьләренә һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.