Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Онытырга хакыбыз юк

19 апрельдә Россиядә совет халкының  Бөек Ватан сугышы елларында  нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноцидын искә алу өчен Бердәм гамәлләр көне үткәрелә. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында тыныч совет гражданнарына карата нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Бу көнне укучылар өчен Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә багышланган хәтер сәгате  үткәрелде. Укучылар  документаль фильм карадылар, презентация белщн таныштылар.  Катнашучылар үз карашларын белдереп чыгыш ясадылар, , үз иленең тарихын белү, совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүен нинди югалтулар белән яулавын истә тотуның мөһимлегенә төшенделәр.