Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Галәм серләрен сөйли

Презентация ярдәмендә Ю.А. Гагарин тормышы, аның казанышлары, дөньяда беренче космик очышка әзерлек турында сөйләдем. Балалар викторинада бик теләп катнаштылар, кешенең космоска беренче очышы, Кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турында сорауларга уңышлы җавап бирделәр. Космонавтның шәхси тормышыннан фотографияләр карадык. Тематик китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштылар.