Космоска юл салучылар
Укучылар кешенең галәмгә менү турындагы хыялын тормышка ашырган кешеләр белән таныштылар, беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагарин очышы, Космоска юл салган хайваннар тормышы, корабльдән ачык космоска беренче булып чыккан очучы – космонавт А. Леонов, беренче хатын - кыз космонавт Валентина Терешкова турында сөйләдек. Шулай ук планетабызның ясалма иярченнәре белән танышып, космос темасына багышланган китапларга күзәтү ясалды.