Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Куркынычсыз интернет

Дәрестә балалар күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат, социаль челтәрләрнең зыяны, компьютер һәм интернет - бәйлелек формалаштыру, шулай ук интернетка карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге алдылар. Балаларга челтәрдә мөстәкыйль эш башланыр алдыннан баланың нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге, ата-аналар контроле нәрсәдә булырга тиешлеге , мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләнде. Социаль челтәрләрдә балаларның үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде. Интернетның файдалы гына түгел, куркыныч та тудыруын сөйләп, "Куркынычсыз интернет" презентациясе ярдәмендә ничек сакланырга кирәклеген күрсәтте. Чара ахырында Балаларга куркынычсыз Балалар сайтлары тәкъдим ителде һәм “Фиксики” мультфильмының интернетта үз – үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган серияләре күрсәтелде