Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Чарага кадәр бер көн кала балалар, халык гореф-гадәтләре буенча, сәламәтлек һәм иминлек теләп, ишегалларында йөрделәр, авылдашларын ел саен үткәрелә торган бәйрәмгә чакырдылар. Авыл халкы, йола буенча балаларга ярма, май, төрле – тәм –томнар бүләк итте. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә килде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысы да коймак һәм ботка белән сыйландылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе тудырды. Карачыкны яндыру-бәйрәмнең кульминациясе булды.