Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бакчачы, синең өчен!

Безнең китапханәдә «Бакчачы, синең өчен»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Анда яшелчә һәм җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү буенча киңәшләр булган китаплар тәкъдим ителде, җиләк-җимеш культураларын ничек дөрес утырту һәм үз бакчаңны ничек төзекләндерү турындагы күпсанлы сорауларга җаваплар бирелгән. Шулай ук тапын - белү сәгате дә узды. Бу көнне китапханәгә яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ничек мул уңыш алу серләре турында сөйләштек. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар. Кемдер помидор һәм кыяр үстерүдә уңышка ирешкән, кемгәдер чәчәкләр күбрәк ошый, тәҗрибә уртаклашу һәркем өчен файдалы булды.