Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Кызыл китап ни сөйли?

Чараның максаты-укучыларны Арча районының һәм Россиянең Кызыл китабы белән таныштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү иде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны булдыру кирәклеге турында сөйләнде, ни өчен төрле төстәге китап битләре бар икәнен ачыкладык. Балалар нинди хайваннар, үсемлекләр, кош-кортның үлү алдында торуларын белделәр. Татарстан Республикасы тыюлыклары белән таныштылар. Аннан соң балалар үзләре бу хайваннар турында сөйләделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. «Онытма, туган җир бер генә» дип исемләнгән күргәзмә – кисәтү белән таныштылар, анда табигать турында китаплар тәкъдим ителде. Катнашучылар табигатьнең Кызыл китабы – үсемлекләрнең һәм хайваннарның гына түгел, кешенең дә исән калуына өмет, дигән нәтиҗә ясадылар.