Бәйрәм белән, кыз туганым!
Әдәби-музыкаль кичә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Кунакларны әлеге искиткеч бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр, хатын-кыз, яз, мәхәббәт турында җырлар белән үрелеп барды. Катнашучылар бик теләп күңелле конкурсларда һәм викториналарда бердәм катнаштылар. Очрашуга килүчеләргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Шулай ук "Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә" район фестивале һәм “Народным промыслам жить и крепнуть” район конкурсында катнашучыларны котладык. Тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр. Чарада катнашучылар күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр белән кайтып катте.