Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей»

Китапханә «Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей» республика акциясенә кушылды, ул республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырган иде һәм  Бөтендөнья кычкырып уку көнендә үтте. Уку өчен, швед язучысы Сельма Лагерлефның "Нильсның кыргый казлар белән могҗизалы сәяхәте"әкиятеннән өзек сайланган иде. Балаларга кычкырып укуларның максаты турында сөйләнде, әсәрнең авторы һәм язылу  тарихы турында кыскача информация бирелде. Балалар әсәрләрдән өзекләр укыдылар, рольләргә бүлеп бер өлешен сәхнәләштереп уйнадылар. Балалар белән әкиятне сәхнәләштерүнең максаты – буш вакытны  китап белән уздыру бик кызыклы һәм файдалы булуын күрсәтү; балаларны яңа автор белән таныштыру иде.