Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Хыялый галәм йолдызы ( Йолдыз Шараповага 55 яшь)

     Йолдыз  Шарапова  - күңеле  белән, фикер  йөртүе  белән  чын  балалар  шагыйре. Аңа  балаларча  уйлый  белү, моңсулана  белү  хас. Шуңа  күрә  дә  шигырьләре  табигый, балаларның  үзләренчә  килеп  чыга. Аның шигырьләрен шул сәбәпле балалар  бик күп укый, ярата, яттан өйрәнә.

      Балалар иртәсендә шагыйрәнең иҗаты белән таныштык, китапларыннан торган күргәзмә һәм презентация тәкъдим ителде. Балалар Йолдыз Шарапованың шаян һәм шул ук вакытта гыйбрәтле,  яхшы нәсыйхәтләре булган шигырьләрен сөйләделәр