Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа өмет белән яңа еллар килә...

Яңа ел бәйрәмен каршы алырга җыенган кышкы, матур көндә  Түбән Пошалым авылында олы бәйрәм, зур тантана булып узды – клуб бинасы ачылды. Клуб ачылу тантанасыннан соң авыл халкы өчен яңа ел тамашасы үтте. Кыш бабай, кар кызы катнашында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар, викториналар, табышмаклар, уеннар, музыкаль әйлән-бәйлән үткәрелде, шулай ук Яңа ел җырлары башкарылды. Теләгән һәркем Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, лаеклы тәм – томнар-бүләкләр алдылар.