Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа елда – яңа бәхет, яңа уңыш!

Мәдәният йортында "Яңа елда – яңа бәхет, яңа уңыш! " дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм кичәсен мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмгә килүчеләр Яңа ел чыршысы тирәсендә күңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Төрле конкурслар да оештырылды. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын күреп сөенде. Яңа ел бәйрәме барысына да күңел күтәренкелеге өстәде. Өлкәннәр һәм балалар яхшы кәеф белән бәйрәмнән таралыштылар.