Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Кышкы мизгелләр

Китапханәгә йөрүче балалар арасында “Кышкы мизгелләр” дип аталган рәсем конкурсы игълан ителде. Аның шартлары буенча балалар кыш турында әсәрләр укып, шул темага рәсем ясарга тиеш иде. Конкурска килгән рәсемнәрдән китапханәдә күргәзмә ясап, укучылар хозурына куелды. Катнашучылар һәм җиңүчеләр барысы да рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.