Әби-бабам мирасы.
Халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган ягыбыз тарихына кызыксыну уятуда музейларның өлеше бик зур. Китапханәдә оештырылган музей почмагында балалар өчен экскурсия оештырылды. Балалар халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Тарихи әйберләр, язмалар, авылдашларыбыз, аларның буыннан –буынга саклап килгән шөгыльләре – агач белән эшләү турында мавыгып тыңладылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.