Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яманга юлдаш булма

Китапханәдә начар гадәтләргә, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган әңгәмә үткәрелде. Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар.Әңгәмәнең максаты: катнашучыларга тәмәкенең һәм алкогольнең, наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату,сәламәт яшәү рәвешен саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату, бу турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру иде. Күргәзмәгә бу темага китаплар, буклетлар куелды.

Кеше бу гадәтләргә кемнәрдәндер күреп, акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Шуңа күрә юк дип әйтә белергә, яхшыны яманнан аера белергә кирәклеге турында сөйләштек.