Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Арча – Геройлар Ватаны

Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган  Ватан Геройлары көне уңаеннан патриотик дәрес уздырылды. Балаларга бу көнне билгеләп үтү тарихы сөйләнде.Бу дәрес  безнең якташларыбызга- Советлар Союзы Геройларына багышланды. Чарага багышлап күргәзмә ясалды, күзәтү үткәрелде, шулай ук презентация тәкъдим ителде.  Райондашыбыз Нәкыйп Сафинның тормыш юлы һәм батырлыгына киңрәк тукталдык, аның турында фильм карадык. Нәтиҗә ясап, батырлар һәр чорда да бар икәнлеге һәм батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында билгеләп үтелде. Безнең арабызда да хезмәт батырлары, үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, кешеләрне коткаручы, ярдәм итүче кешеләр бик күп.