Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Каберең – билгесез, ә үзең үлемсез!»

3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан балалар өчен тарихи сәгать узды. Бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Чөнки бу дата әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады.  Балаларга авылыбыздан сугышка киткән авылдашларыбыз турында сөйләдек.  Балалар үзләре гаиләсеннән сугышка киткән туганнары турында сөйләделәр, гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары турында балаларга сөйләп Хәтер китабыннан аларның исемнәрен эзләп таптылар. Сугыш темасына булган шигырьләр укыдык.