Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Коррупциягә юк дип әйтик!

Китапханәләрдә үткәрелгән бу акция  гражданнарның хокукый белемнәрен арттыруга, коррупциягә каршы тору ысулларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Кызганычка каршы әлеге тема белән мәктәп яшендәге балаларыбыз  да яхшы таныш, чөнки алар тормышыбызда законны бозу очракларына күп кенә мисаллар китерделәр,үзләренең ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшергә кирәклеге турындагы фикерләрен әйттеләр,  ә иң куандырганы - алар битараф түгелләр. Сөйләшүнең азагында аларга коррупция темасына буклетлар тапшырылды, катнашучылар аларны үзләре танышып чыккач, тагын бер кешегә танышу өчен тапшырырга булдылар.