«СПИД – замана чире».
1 нче декабрь, Бөтендөнья СПИД белән Көрәшү көне. Шушы уңайдан укучылар белән белән әңгәмә уздырылды. Безнең бурыч – укучыларны төрле илләрдә СПИД, ВИЧ авыруының арта баруы, бу авырудан саклану өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләдек. Әңгәмә барышында ВИЧ һәм СПИД , аларны йоктыру юллары, бу авырулардан саклану өчен профилактик чаралар куллану һәм аларны булдырмау юлларын кисәтү турында сөйләшү алып барылды. Сөйләшү ахрында һәр катнашучыга буклет тапшырылды.