Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Әниемә бүләгем»

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бәйрәмгә балалар да хәзерләнә, әниләренә нинди дә булса бүләк биреп, сөендерергә тырыша. Әлбәттә һәрбер әнигә баласыннан кибеттән алынган бүләккә караганда, үзенең җан җылысын биреп эшләгән бүләкне алу күңеллерәк. Шуңа күрә, бәйрәм алдыннан, без балалар белән аппликация техникасында открыткалар ясарга өйрәнергә җыелдык. Балалар бик теләп открыткаларны ясарга өйрәнделәр, аңа язарга матур шигырьләр эзләделәр, изге теләкләрен яздылар. Открыткалар бик матур килеп чыкты. Ә балаларның канәгать йөзләре, соңыннан әниләрдән килгән рәхмәт сүзләре безнең мастер  - классның бик кирәкле һәм файдалы булуын күрсәтте.