Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Халкыбызның мәшһүр кызы Сара,моңнарына аның тиң юктыр»

Китапханәдә Сара Садыйкова юбилеена багышланган музыкаль кичә узды. «Халкыбызның мәшһүр кызы Сара,моңнарына аның тиң юктыр» диа аталган  әдәби-музыкаль кичә кичә композиторның мәшһүр әсәрләреннән, аның турында шагыйрьләр язган шигырьләрдән төзелгән иде. Шулай ук тамашачылар Сара Садыйкованың үз язмасында  яңгыраган җырларын тыңлап, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, гомер йомгакларын сүтә-сүтә җырлап та, елап та алдылар. Кичәнең ахырында тамашачылар Гомәр Бәширов белән берлектә иҗат ителгән «Җидегән чишмә» җырын күмәкләп башкардылар.  Кичә бик матур, бер сулышта үтте. Укучыларга композитор иҗатына багышлап эшләнгән презентация, аның иҗатына багышланган  китаплар тәкъдим ителде.