«Аталы - аналы - алтын канатлы»
7 март көнне Түбән Пошалым балалар бакчасы бинасында “Гаилә бәйрәме булып узды. Кичәгә авылда яшәүче яшь гаиләләр чакырылды. Бәйрәм барышында төрле конкурслар уздырылды. Алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Әти - әниләргә багышланган матур-матур шигырьләр, күмәк җырлар, биюләрнең һәркайсын тамаша кылучылар яратып кабул иттеләр. Балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләрен дә кабул итеп алды әти - әниләр, алардан да бәхетле беркем юк иде ул минутларда.
Бәйрәм ахырында һәр гаиләгә мактау кәгазьләре тапшырылды.