Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

“Бәйрәм белән сине, кыз туганым!”

Кичәгә катнашучы хатын – кызларыбыз төрле уеннарда катнаштылар: әкият тә сөйләделәр, кайнаналарына хат та яздылар, бишек җырлары да җырладылар. Шулай ук җыр – биюдә дә осталыкларын күрсәттеләр. Аларны бәйрәм белән котлап, авыл үзешчәннәре матур җырларын бүләк итте. Соңыннан бәйрәм табынында бергәләп чәй эчтек, халкыбыз яратып уйный торган «Наза», «Сигезле», «Капка»  кебек уеннарны уйнап күңел ачтык.