Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет орлыклары игәрсез!

    Көзге игелек атналыгы кысаларында хәйрия ярминкәсе үтте. Көз - табигатьнең сихри матурлыгын гына түгел, мул уңыш та бүләк итүче искиткеч алтын чор. Авылдашларыбыз үзләренең бакчаларында булган уңыштан, үзләре җитештергән продукциядән өлеш чыгардылар, кул эшләрен алып килделәр.  Хезмәтләре белән тырышучыларга, вакыт табып килеп малларны сатып алучыларга рәхмәт яусын.  Ярминкәдә сатылган товарлардан 1570 сум акча тупланды.