Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Батыр даны мәңгелек (Муса Җәлил)

Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән.

Югары Пошалым башлангыч мәктәбендә(күчмә китапханә) шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Язучының иҗаты белән танышканнан соң, викторина сорауларына да җавап эзләделәр. Балалар Муса Җәлилнең  иҗатына багышланган «Батыр даны мәңгелек»   дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.