Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Пошалым чаналары" җыр конкурсы

Теләгән, кеше концерт карады, урамда җигүле атларда йөрде, спорт уеннарында катнашты, кайнар чәй, коймак, шашлыклар белән сыйланды. Конкурста катнашучылар һәм килгән кунакларга балалар. мәктәп коллективы, «Ак калфак» клубына йөрүчеләр белән берлектә халкыбызның биюләрен, онытылып барган уеннарын күрсәттек. Алар да рәхәтләнеп безнең белән бергә уйнап –биеп йөрделәр. Ә кич Пошалым Мәдәният йортында конкурсның икенче турына узган үзешчәннәр һәм жюри составындагы профессиональ артистлар катнашында зур концерт булды. Жюри члены, әти –әниләре шушы төбәктән булган Татарстанның халык артисткасы Зөхрә Сәхәбиева китапханәгә үзенең изге теләкләре язылган китапларын, дискларын бүләк итте.