Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Ашыктырма гомер елгам мине, агар суың бик тиз бетмәсен»

Очрашуга Урта Пошалым авылында яшәгән хезмәт ветераннары чакырылды. Ветераннарга тәкъдим итү өчен алар белән очрашулар сүрәтләнгән. алар катнашкан төрле масса - чараларның фотографияләрен кертеп презентация төзелде. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр. ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Башта өлкәннәр алдында аларның оныклары чыгыш ясады, аннары үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшьләр аларны бәйрәм белән котлады.Ветераннарыбыз үзләре дә чыгыш ясап, истәлекләре белән уртаклаштылар. Килгән өлкәннәр күңел ачып,бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр.