Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сүнмәгән бит бездә, сүрелмәгән, җыр – биюгә булган гашыйклык!

Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә ветераннарның өйләренә йөреп, аларны бәйрәм белән котладык. Алар белән бергә истәлекләр белән уртаклаштык, кечкенә генә бүләкләребезне тапшырдык. Өлкәннәребез китаплар, газета – журналлар укырга да бик яраталар, шуңа күрә аларга яңа китаплар, журналлар да тәкъдим иттек.