Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әдәби марафон

1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда  Урта Пошалым авыл китапханәчесе дә катнашты. 21 көн дәвамында көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрләрдәге китапханә аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барылды. Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.