Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Халкыбызның мәшһүр кызы Сара, моңнарына аның тиң юктыр..

Кичәдә җырчы һәм композиторның биографиясендәге бик күп кызыклы фактлар ачыкланды, иҗаты, тормыш юлы турында сөйләдек. р Сара Садыйкованы композитор буларак халык яхшы белә. Ә менә шигырьләр дә язганын күп кеше белми дә. Җанында кайнаган хисләрне ул еш кына шигырь юлларына сала торган була. Композиторның шул шигырьләре белән дә таныштырдык. Композиторның җырларын да тамашачылар бик яратып тыңлады.