Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Язлар матур хатын кызлар белән!

8 март бәйрәменә багышланган кичә бик үзенчәлекле, төрле жанрда утте. Бу концерт бары тик ир-егетлэр көче белән куелганга күрәме, авыл халкына бик хуш килде. Егетләр берсе артыннан берсе жырларга, биергә, гитарада, баянда уйнарга, төрле сәхнәләштерелгән миниатюрага чыкканда халык аларны дәррәү кул чабып каршылады. Бәйрәмгә килгән хатын-кызларыбызны фоеда ук егетләребез каршы алып, чәчәкләр бүләк иттеләр.  Хатын –кызларыбызга багышланган татар шагыйрьләренең шигырьләре, матур җырлар беән уралып барган кичәнең узганы сизелмәде дә. Бәйрәм кәефе бүләк иткән егетләребезгә олы рәхмәт!