Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Җиңү көне бездән ераклаша, ләкин хәтерләрдә якын ул...

Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең илдә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Балалар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләштек. Укучылар үзләренең  сугышта һәм тылда көрәшкән эби – бабайлары турында да искә алып үттеләр. Шулай ук якташыбыз Рокыя Сәлахованың тормышы, батырлыгы турында сөйләшеп, аның фронттан язган хатларын укыдык.