Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Муса Җәлил- шагыйрь, Көрәшче, Ватан герое!

Муса Җәлил - татар милләтен дөньяга таныткан шәхес. Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәдә һәр ел саен герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап иҗади кичәләр үткәрелә. Сугыш  чорында күпме авырлыклар күрүенә карамастан, Муса Җәлилнең күңел төшенкелегенә бирелмәве, үз Ватанының герой улы булуы, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс, мәгънәле шигырьләр язуы экранда чагылдырылган сурәтләр аша тасвирланды. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алдылар, шулай ук  шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.