Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бала бишеге –бәхет ишеге.

Яңа туган бала белән бәйле йолалар – бәби өйгә кайту, бәби ашлары, мәгънәле исем куштыру, чәчен алу, аның граммын үлчәп, шуның авырлыгында көмеш бәрабәрендә хәер бирү… Боларны балаларга өйрәтү максатыннан, без бу күркәм гадәт-йолалар турында сөйләшү өчен өлкән яшьтәге хатын-кызларыбызны һәм балаларны кичәгә җыйдык. Бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше һичшиксез эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.