Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите.

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 76 ел тула. Шул уңайдан яшьләр өчен оештырылган тарихи сәгатьтә Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә яуган авыр сынаулар: ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны саклаган совет солдатлары турында сөйләнде, фильмнардан өзекләр күрсәтелде.