Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Җиңү таңы өчен миллионнарның, чыңлый набат: сугышларсыз гына...

Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2020 ел - Русиядә "Хәтер һәм дан елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә күргәзмә төзелеп, укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук бер бүлеге авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышын,батырлыкларын чагылдыра. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.