Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа ел әкиятләре...

4 январь көнне балалар өчен яңа ел иртәсе үтте. Балалар җырлы-биюле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күп төрле сынаулар әзерләгән иделәр.Ул сынауларны да алар күмәк җиңеп чыктылар. Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар, яңа ел турындагы табышмакларга җавап табып татлы бүләкләр алдылар.