Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Кыш бабайда сер бар...

Ел ахыры, түземсезлек белән көтә башлаган Яңа елга да күп калмый, димәк. Кайберәүләр инде өйләрендә чыршы да бизәп куйды. Балаларның кышкы каникуллары башланды.  Каникулның беренче көнендә мәдәният хезмәткәрләре балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Төрле Яңа ел конкурслары, табышмаклар, уеннар, эстафеталар, конкурслар - мәзәкләр, музыкаль әйлән-бәйлән-бәйлән, викториналар үткәрелде.

Балаларны яңа елга, яңа ел маҗараларына, кышкы чорга багышланган китаплар белән таныштырдык. Каникулларда укырга бирелгән китаплар тәкъдим ителде.