Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа ел остаханәсе

Яңа ел каникуллары кысаларында Кыш бабай остаханәсе эшләде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты – балаларның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү. Балалар зур кызыксыну белән кар бөртекләре ясады. Матур кәгазь кар бөртекләре яңа елга бик яхшы йорт бизәге булачак. Алар фатирда карлы, кышкы әкият атмосферасын тудырачак. Шулай ук кәгазьдән төрле формадагы кар бөртекләрен кисү белән шөгыльләнгәндә вакыт бик күңелле үтә, чөнки бу бик мавыктыргыч шөгыль.балаларның фантазияләре һәм иҗади мөмкинлекләре эшкә җигелеп, берсеннән берсе матур, бер-берсен кабатламаучы кар бөртекләре килеп чыкты.