Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Балачак – уйнап, көлеп үсәр чак.

Халык уеннары элек-­электән килгән. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез балачаклары турында сөйләгәндә, гел «Дүртпочмаклы», «Ал кирәк, гөл кирәк» кебек уеннарны искә алалар. Бу уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы, балаларда өлгерлек, тапкырлык, кешелеклелек, сабырлык сыйфатларын арттыра. Шуны искә алып балалар белән җыелып халкыбызның уеннарын өйрәндек. “Йөзек салыш”, “ Кулъяулык салыш”, “ Ачык авыз” уеннарын балалар аеруча яратып уйнады.