Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа елны көткәндә.

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Шуны истә тотып балалар бакчасын йөрүчеләр белән яңа ел әкиятләре белән таныштык. Шулай ук балалар белән чыршы уенчыклары ясадык, кар бөртекләре кистек. Эш барышында Яңа ел турында җырлар тыңладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.