Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

“Әкиятләр дөньясында- коррупция”

9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан китапханәдә “Әкиятләр дөньясында- коррупция” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар белән безгә таныш булган әкиятләрне  яңача итеп укып, шул әкиятләр аркылы коррупөия нәрсә ул дигән сорауга җавап эзләдек. Әйтик “Теремкәй” әкиятендәге  тычканнан анда яшәү өчен акча сорадылар, ә аю исә акча түләмәсәләр  теремкәйне җимерү белән янады, Айболит дәвалау өчен бананнар белән түләүне сорады. Балаларга җәмгыятьнең яхшы якка үзгәрүен алар кулында икәнлеген аңлатып киттек.